Һәр атна төзелә торган афиша һәр кешегә киләсе уикендта күңеленә хуш килгән шөгыльне сайларга ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Ял якынлаша, димәк, киләсе уикендны планлаштыруның иң кулай вакыты. Казанда якындагы ике көндә бик күп чаралар – парк һәм скверларда активлык, «Хезмәт десанты», спектакльләр, спорт чемпионатлары узачак. Ә православие дине вәкилләре һәм шәһәр кунаклары якшәмбе көнне Пасха бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. KZN.RU афишасы ялларны ничек кызыклы итеп үткәрергә һәм киләсе атнага якты эмоцияләр белән керергә мөмкин булуы турында мәгълүмат бирәчәк.
Янгын техникасы һәм кораллары күргәзмәсе
27-нче апрель көнне 9.00 сәгатьтә
Җиңү паркында Россия янгыннан саклау хезмәте оешуга 370 ел тулуны бәйрәм итәчәкләр. Паркта Казан бүлекчәләренең хәрби исәп-хисапларында булган янгын техникасы һәм кораллары күргәзмәсе ачыла.
Паркларда һәм скверларда «Хезмәт десанты»
27-нче апрель көнне 10.00 сәгатьтә
Шәһәрлеләрне «Хезмәт десанты»на кушылырга һәм чүп-чарны җыештырырга, Һәйкәлләр, балалар һәм спорт мәйданчыкларын юарга, кече архитектура формаларын урнаштырырга, коймаларны һәм эскәмияләрне буярга, агачлар һәм куаклар утыртырга ярдәм итәргә чакыралар.
Шимбә өмәсе Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, Лядской бакчасында, «Крылья Советов», «Сосновая роща», «Континент» паркларында, шулай ук Фучик урамы буенча урнашкан бульварда һәм Кабан күле яр буенда узачак.
Бу көнне Горький исемендәге паркта «Приют» үзәге өчен хәйрия ярдәмен кабул итүнең махсус пункты эшләячәк. Монда яхшы хәлдәге кием-салым , уенчыклар, ризык, вак көнкүреш техникасы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә тапшырыла торган башка әйберләр алып килергә мөмкин булачак. Ә «Крылья Советов» паркында иске кирәкмәгән вак көнкүреш техникасын тапшырырга мөмкин булачак, аны эшкәртүгә озатачаклар.
Бөтен кирәкле әйберләр: инвентарь, эш алъяпкычлары һәм кайнар чәйне шунда ук алырга мөмкин булачак. Булачак «Хезмәт десанты»на кагылышлы сорауларны шәһәрлеләр телефон аша бирә алалар: (843) 239-44-33.
Урман утырту көне
27-нче апрель көнне 10.00 сәгатьтә
Татарстанда «Урман утырту көне» акциясе узачак. Шимбә көнне республикада 2,5 млн яшь агач – нарат, чыршы, Себер карагае, юкә, миләш һәм башка агачлар утыртылачак.
Казан тирәсендә акция Дачный бистәсе янында «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР дәүләт казна учреждениесе һәм Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында узачак. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр шунда ук биреләчәк.
Экологик мода фестивале
27-нче апрель 13.00 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманында «Дом» экоүзәгендә «Модада революция атналыгы» фестивале узачак. Биредә заманча экологик мода турында лекцияләр укыячаклар.
«Тукай эзләре буйлап» бәйрәме
27-нче апрель 13.00 сәгатьтә
«Кырлай» аттракционнар паркында бөек татар шагыйре туган көнен бәйрәм итүгә багышланган «Тукай эзләре буйлап» бәйрәме узачак. Бу көнне парк кунакларын аның әкиятләренең төп геройлары каршы алачак. Программада интерактив театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, квест, мастер-класслар һәм, әлбәттә, аттракционнарда атыну каралган.
Тифлокомментлау һәм сурдоперевод белән балалар спектакле
27-нче апрель 13.00 сәгатьтә
Казан яшь тамашачылар театрында тифлокомментлау һәм сурдотәрҗемә белән балалар спектакле күрсәтеләчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар Г.Х.Андерсенның «Кыргый үрдәк» әкият мотивлары буенча «Кыргый» спектаклен күрәчәкләр. Проект «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Спектакль вакытында залда тифлокомментатор һәм сурдотәрҗемәче эшләячәк. Алар начар күрүче һәм начар ишетүче балаларга сәхнәдә ниләр булганын аңларга ярдәм итәчәк.
«Исемдә калганнар» инклюзив спектакленең премьерасы
27-нче апрель көнне 14.00 сәгатьтә
«Яшьлек» мәдәният сараенда (Химиклар ур., 11) «Исемдә калганнар» инклюзив спектакленең премьерасы була. Спектакльдә профессиональ булмаган актерлар, шул исәптән сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Спектакльнең авторлары - «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе.
«Исемдә калганнар» - бу спектакль-фикерләү. Тамашачылар төшләрендә балачак образларын күрүче яшь һәм уңышлы кеше тарихын күрә алачак. Спектакльдә татар музыкасы, шигырьләре һәм җырлары яңгырый. Татар классикасы спектакльдә заманча яңгыраш ала.
Хәйрия йөгереше
27-нче апрель 14.30 сәгатьтә
КНИТУ-КАИ кампусы территориясендә Четаев урамында өченче хәйрия ярышы узачак. Спорт бәйрәмендә университет студентлары һәм хезмәткәрләре генә түгел, аларның гаилә әгъзалары һәм барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Чара программасында - 200 метрга (5 яшьтән 7 яшькә кадәр), 300 метрга (8 яшьтән 14 яшькә кадәр) һәм югары уку йорты территориясендә 2 чакрымга массакүләм йөгерү каралган. Барлык катнашучылар да истәлекле медаль алачак.
Ярышта катнашу өчен теркәлү кирәк. Мәйданда теркәү 13.30 сәгатьтә, ярышлар 14.30 сәгатьтә башлана.
Йөгереш кысаларында теләгән һәркем Ту-144 базасында интерактив техника музее ачылуга үзеннән акчалата ярдәм кертә алачак.
Чирәмдәге хоккей буенча суперкубок
27-нче апрель 15.00 һәм 17.00 сәгатьтә
Чирәмдәге хоккей үзәге кырында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча суперкубок матчлары узачак. Трофей өчен ил чемпионаты җиңүчесе һәм Россия Кубогы иясе көрәшәчәк. Беренче суперкубок иясе ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында узачак бердәнбер матчта билгеләнә.
«Динамо-Казан» һәм «Динамо-Электросталь» ирләр клублары арасында Россия Суперкубогы өчен көрәш 15.00 сәгатьтә, «Динамо-Гипронииавиапром» (Казан) һәм «Динамо-ЦОП Москомспорт» (Мәскәү) хатын–кызлар клублары арасында 17.00 сәгатьтә башлана.
Пазлларны тизлеккә җыю буенча чемпионат
28-нче апрель көнне 11.00 сәгатьтә
Казанда Kazan puzzle family Day 2019 тизлеккә пазллар җыю буенча икенче чемпионат узачак. Ата-аналар балалары белән балалар коллективлары чыгышы белән хозурлана, пазл җыю буенча чемпионатта яки бушлай мастер-классларда һәм активлыкларда катнаша алалар. Балаларны фәнни тамаша һәм чара иганәчеләреннән бүләкләр уйнату көтә.
Пазллар җыю буенча ярышлар өч яшь категориясендә узачак: 5-6 яшьлек балалар, 7-8 яшьлек балалар һәм 9-11 яшьлек балалар арасында. Кагыйдәләр нигезендә, һәр команда җыю өчен бер үк төрле пазл ала һәм гаилә белән бергә картинаны 90 минут дәвамында җыя. Пазл җыю вакыты нәтиҗәләр таблицасында теркәлә. Иң аз вакыт эчендә пазл җыйган гаилә җиңүче булачак. Шулай ук икенче һәм өченче урыннарны алган призерлар билгеләнәчәк. Пазл җыярга өлгермәгән гаиләләр үз эшләрен тәмамлый алачак - пазлны алар оештыручылардан бүләк буларак алачак.
Ярышлар шәһәрнең Зорге урамы, 11б адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә старт ала, теркәлү 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Чемпионатта катнашу бушлай, әмма ярышларга кушылу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Кремль яр буенда Пасха бәйрәме
28-нче апрельдә 13.00 сәгатьтә
Бәйрәм программасында - гадәти булмаган мастер-класслар, викториналар, конкурслар һәм ярминкә. Шәһәрлеләр өчен метр ярымлы пасха йомыркасын буяу, гипс сыннары ясау һәм бизәү, 3D каләмнәр ярдәмендә рәсем ясау, Благовещение соборы тарихы музееннан төрле орлыклардан стильле коллаж ясау буенча дәресләр һәм башка бик күп нәрсәләр үткәреләчәк.
Теләүчеләр сәнгать картиналары һәм раритет пасха открыткалары күргәзмәсен карый, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге балалар йорты-интернаты һәм handmade-мастерлары әзерләгән хәйрия ярминкәсендә катнаша алачаклар.
Аеклык бәйрәме
28-нче апрель көнне 14.00 сәгатьтә
Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын аеклык бәйрәмен билгеләп үтү өчен Урицкий исемендәге паркка чакыралар. Биредә урам сәхнәсендә концерт программасы, интерактивлар, мастер-класслар һәм квестлар әзерлиләр.
«Мәгънәле бүләкләр» экоярмаркасы
27-нче һәм 28-нче апрельдә 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр
Казанда «мәгънәле бүләкләр» экоярмаркасы узачак. Җыелган акчаларның бер өлешен оештыручылар инвалид балалар тәрбияләүче әниләрне һәм күп балалы әниләрне эш белән тәэмин итә торган «Ана могҗизасы» хәйрия проектын үстерүгә юнәлдерәчәк.
Ярминкәдә казанлылар экологик товарлар һәм файдалы бүләкләр сатып ала алачак: экокапчыклар һәм сумкалар, термокружкалар, сеткалар, күп тапкыр кулланыла торган бахиллар, балалар өчен куркынычсыз экологик савыт-саба, органик бизәнү әйберләре, туклану продуктлары һәм башкалар. Ярминкә шәһәрнең Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә узачак.
Нәфис гимнастика буенча Россия чемпионаты
27-нче һәм 28-нче апрельдә 12.00 сәгатьтә
Казан төркемле күнегүләрдә нәфис гимнастика буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Гимнастика үзәгендә узачак ярышларда җиңү өчен илнең 39 төбәгеннән 40-тан артык команда көч сынашачак.
Чемпионат ачылышы 27-нче апрель көнне 12.00 сәгатькә планлаштырылган, аннары командалар 5 туп, 3 кыршау һәм 2 пар чукмар белән күнегүләр күрсәтәчәк.
28-нче апрельдә 12.00 сәгатьтән аерым төрләрдә финал ярышлары узачак, 13.00 сәгатьтә чемпионатның барлык җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.
Бәйрәм гыйбадәтләре
27-нче апрель көнне 8.30 сәгатьтә һәм 28-нче апрель көнне 23.30 сәгатьтә
Бөек шимбә көнендә, хаким Феофан изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсендә (Сафиуллин ур., 7) Бөек Василий литуриясен җитәкләячәк. Гыйбадәт 8.30 сәгатьтә башлана. Гыйбадәт кылганнан соң пасха ризык-куличлары һәм йомыркалар гыйбадәт белән изгеләндереләчәк.
28-нче апрельгә каршы төндә, Пасха бәйрәмендә, митрополия башлыгы Раифа Богородицкий ирләр монастырендә бәйрәм гыйбадәтләрен башкарачак. Төн уртасы 23.30 сәгатьтә башлана. Төн уртасында тәре йөреше була, аннан соң - Пасха иртәнге гыйбадәте һәм Бөек литургия.
Исегезгә төшерәбез, пасха хезмәте тәмамланганнан соң Казанда махсус транспорт биреләчәк - «Үзәк стадион» тукталышында 8.00 сәгатькә 8 автобус һәм бер троллейбус тупланачак.
Иҗтимагый бакча төзелеше
27-нче һәм 28-нче апрельдә
Горки-Әмәт урманында волонтерлар җәмәгать бакчасы төзү эшенә керешәләр. Бу ялларда теләге булган һәркем аларга ярдәм итә ала: кисәргә, турарга һәм буярга. Оештыручылар барлык кирәк-яракларны бирергә, шулай ук үзиреклеләрне кайнар чәй белән сыйларга вәгъдә итәләр.