Парклар һәм скверлар дирекциясе җәяүлеләр урамын төрле чаралар өчен мәйданчык буларак сыный.
Фото: Денис Гордийко
29 нчы июльдә казанлылар һәм шәһәр кунаклары алдында Yummy Music лейблы артистлары – Urtic электрон дуэты чыгыш ясаячак. Концерт 19:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – Бауман ур., 19 адресы буенча урнашкан Матбугат йорты яны.
Икенче көнне, 30 нчы июльдә, Фәннәр академиясе яныда үз сетларын диджей Drugolega (dnmk) тәкъдим итәчәк. Музыкантны 19:00 сәгатьтә тыңларга мөмкин булачак. Очрашу урыны – Бауман ур., 20.
31 нче июльдә төп җәяүлеләр урамында узачак «Казан андеграунды» экскурсиясе ял көннәренең соңгы чарасы булачак. Катнашучылар Бауман урамында экскурсовод һәм Казан хип-хопы һәм рок-музыка тарихы турында документаль фильмнар авторы Руслан Мөхәммәтовның хикәяләре белән сәфәр кылачаклар. Сәфәр 18:00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашыр өчен алдан теркәлергә кирәк. Очрашу урыны – Бауман ур., 38/17.
Чаралар Казан Мэриясе – Мәдәният идарәсе, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.