В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электрон версиясе порталда пәнҗешәмбе көнне урнаштырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 2022 елның 24 нче февраленнән 6 (637) номерлы чыгарылышында Казан шәһәре Мэрының Л.Ш.Мишаринаны «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләү, «Карьер» территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү һәм башка бик күп карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.