Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июль). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елның 6 нчы июленнән 25 (706) нче номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең Чернышевский урамындагы 17/38 номерлы күпфатирлы йортны авария хәлендәге һәм сүтелергә тиешле дип тану; Казан шәһәре Идел буе районындагы Һади Такташ урамы буенча «Садовод» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясен чикләү проектын раслау; Фатыйх Әмирхан һәм Академик Лаврентьев урамнары киселешендәге территорияне планлаштыру проектын раслау; Казан шәһәре муниципаль ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен резервлау; Петербург урамыннан Островский урамына кадәрге участокта автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.