Электрон версиясе порталда пәнҗешәмбе көнне урнаштырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 2022 елның 1 нче декабреннән 47 (677) нче номерлы чыгарылышында шәһәр хакимиятенең Совет районының Галиев урамы буенча территорияне ызанлау проектын раслау, Казан шәһәренең тышкы яктырту объектларын карап тоту буенча финанс чыгымнары нормативы, Горький шоссесы урамындагы автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.