Электрон версия пәнҗешәмбе көнне бастырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елның 26 нчы гыйнварыннан 3 (684) нче номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең Н.В.Баяндинаны Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләү; Кремль урамы буенча территорияне ызанлау проектын раслау; Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарына (United Games of the Special Olympics) әзерләнү һәм уздыру чорында Казан шәһәренең урам-юл челтәре буенча транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү; Фатыйх Әмирхан урамы буенча автомобиль юлында хәрәкәтне вакытлыча чикләү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.