Электрон версия пәнҗешәмбе көнне бастырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елның 1 нче июненнән 20 (701) нче номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең Н.И.Сәлимованы Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләү; Казанда «Хакатон Kazan Digital Transformation» чарасын уздыру; 2023 елның җәйге чорында Казанның су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чаралар оештыру турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.