Электрон версия пәнҗешәмбе көнне бастырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче май). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елның 18 нче маеннан 18 (699) нче номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең Тунаков урамындагы 54 нче номерлы күпфатирлы йортны авария хәлендәге һәм сүтелергә тиешле дип тану; «Диалоглар. Җәйге очрашулар» дип аталган архитектура-шәһәр төзелеше конференциясен уздыру; Халитов урамы буенча территорияне планлаштыру проектын раслау; Карл Маркс һәм Толстой урамнары буенча автомобиль юлларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.