Электрон версия пәнҗешәмбе көнне бастырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елның 12 нче гыйнварыннан 1 (682) нче номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең Н.В.Абрамовичны Казан Мэрының Рәхмәте белән бүләкләү, Ферма-2 территориясен ызанлау проектын раслау, Казан шәһәре Киров районы Горький шоссесы урамындагы территорияне планлаштыру проектын раслау турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.