В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сайлаучылар 11-нче сентябрьдән 13-нче сентябрьгә кадәр кандидатлар өчен тавыш бирә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Алена Мирошниченко). Татарстан Президентын, шулай ук Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар республика башкаласында барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
11-13-нче сентябрьдә Татарстанның барлык участок (УИК) һәм территория (ТИК) сайлау комиссияләрендә барлык хезмәткәрләрнең һәм сайлаучыларның мәҗбүри термометриясе, участокларны көндәлек дезинфекцияләү, гражданнар маршрутларын бүлү оештырылачак. «Һәр сайлаучыны бинага кергәндә дезинфекцияләүче келәмнәр, кул өчен антисептиклар, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, каләмнәр көтә. Сайлаучылар белән контактта торучы хезмәткәрләрдә, кирәк булган очракта, саклау экраннары булачак. Моннан тыш, тавыш бирү вакытында 1,5-2 метрлы социаль дистанциянең үтәлешен күзәтәчәкләр», - дип аңлатты Андрей Кондратьев. 25-нче августка кадәр барлык участок сайлау комиссияләре бөтен кирәкле чаралар белән тулысынча комплектланачак.
Исегезгә төшерәбез, республика Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар Казанда 11-13-нче сентябрьдә 8.00-дән 20.00-гә кадәр узачак. Бөтен республика буенча участок (УИК) һәм территория (ТИК) сайлау комиссияләренең 22 мең хезмәткәре җәлеп ителәчәк.
Андрей Кондратьев чираттагы тапкыр Президент сайлауларында татарстанлыларның «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалана алачагына игътибар итте. Моның өчен КФҮкә, Үзәк сайлау комиссиясенә яки бердәм дәүләт хезмәтләре порталына мөрәҗәгать итәргә һәм тавыш бирү өчен уңайлы урынны сайларга кирәк. 3-нче сентябрьдән 13 сентябрь 14.00 сәгатькә кадәр гаризаларны участок сайлау комиссиясендә дә кабул итәчәкләр. Монда ук сайлауларда өйдән катнашу өчен гариза бирергә мөмкин, монда сайлаучыларга контактсыз тавыш бирү тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Мәскәүдә 30 цифрлы сайлау участогы урнаштырылачак. Бу участокларда тавыш бирү өчен гаризаны «Мобиль сайлаучы» сервисы аша да бирергә мөмкин.
1-нче июльгә Татарстанда 2 млн 937 мең 257 сайлаучы исәпләнә. «Сайлауларда төбәк Президентына 5 кандидат, 10 сәяси партия катнашачак. Муниципаль сайлауларда бөтен Татарстан буенча 12023 кандидат күрсәтелгән, шулардан 11318 кандидат теркәлгән. 3574 - үз-үзен тәкъдим итүче кешеләр, калганнары - ун сәяси партия вәкилләре. Кандидатларның 57%-ы яисә 6522 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 42%-ы - 50 яшьтән өлкәнрәк һәм 7%-ы - яшьләр. 3685 кандидат - хатын-кызлар», - дип сөйләде журналистларга А.Кондратьев.