ТР рәисе билгеләп үткәнчә, һәр төбәктә дә мондый күрсәткечләр юк
Фото: Денис Гордийко
Агымдагы катлаулы тышкы сәясәт шартларында шәһәр предприятиеләре, дус илләрдән чимал белән тәэмин итүчеләргә йөз тотып һәм илебездә җитештерелгән җиһазларга күчеп, эшне уңышлы оештыруга ирешкәннәр. Әйтик, Казанның металл эшләнмәләр, компьютерлар, электроника һәм оптика, электр җиһазлары, тукыма эшләнмәләре һәм азык-төлек продуктлары җитештерүче предприятиеләре югары җитештерүчәнлек күрсәткән.
«Җәмгыятьнең киләчәккә уңай өметләре инвестицияләр үсешендә дә чагылыш таба. Ел йомгаклары буенча аларның күрсәткече 335 миллиард сумга якынлаша, бу, узган ел белән чагыштырганда, 46,5 миллиардка күбрәк. Икътисадка кертелгән акча – шәһәрнең тотрыклы үсешенә ышану нәтиҗәсе», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Республика башлыгы игътибарны салымның вакытында түләнми калган өлешенә юнәлтергә чакырды – ТР башкаласында бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, дип саный ул. «ТРда формалаша торган акчалар күләме – 1 триллион 553 миллиард – бу салым, таможня һәм иминият кертемнәре. Федераль, республика һәм муниципаль бюджетларны формалаштыручы җитди саннар. Ләкин акча җитми», – диде рәис.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, шәһәрдә федераль үзәк ярдәме белән юл инфраструктурасын үстерү буенча зур эш алып барыла. Бүгенге көндә Казан өчен беренчел әһәмияткә ия проектлар – Вознесенский тракты (юлның беренче участогы узган елда төзелде) һәм Горький шоссесы төзелешләре. «Казанда шәһәр үзәгеннән аның читенә турыдан-туры алып чыга торган ике трасса төзелә, аларны эшләтеп җибәрү өчен безгә быел, ким дигәндә, 25 млрд сум акча кирәк», – дип хәбәр итте рәис.
Камилә Вилданова, Диләрә Гафурова