Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2024, 11:02

Казанда «Көнчыгыш» полигонының икенче картасын агымдагы елның өченче кварталында ачачаклар

Объектны чистарту корылмаларының заманча системасы белән җиһазландырдылар

«Көнчыгыш» каты көнкүреш калдыклары өчен юнәлдерегән полигонның икенче картасын агымдагы елның өченче кварталында файдалануга кертергә планлаштыралар. Объектта сөзгечне зарарсызландыру өчен заманча чистарту корылмалары төзелгән.

Мәсәлән, калдыкларны таркату процессында барлыкка килә торган сыеклык чистартуның дүрт стадиясен үтәчәк, шул исәптән бактериаль стадиясе дә бар. Нәтиҗәдә, су балык тоту өчен яраклы булачак. Моннан тыш, «Көнчыгыш» полигонында беренче тутырылган картасыннан чүплек газларын чыгару һәм чистарту системасын эшләтеп җибәрделәр.

Объектның икенче картасы ачылганчы Казаннан калдыкларны Химик урамындагы полигонга илтәчәкләр. Бүгенге көнгә ул тулысынча диярлек тулган, чөнки бу елның икенче кварталы ахырына кадәр генә калдыклар кабул итәргә исәпләнгән. Шуннан соң полигонны ябарга һәм җирне тергезергә туры киләчәк.

«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясендә билгеләп үтүләренчә, полигоннар төзү калдыкларны күмү проблемасын хәл итмәячәк, шуңа күрә чүп-чарны аерым җыюны кертергә кирәк. Казанда икенче чималны «Җыю ноктасы» пунктында бирергә була, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Васильченко урамы 6 нчы йорт. Ул көн саен 7:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. Анда 39 фракция кабул ителә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласында органик калдыкларны утильләштерү өчен органик ашлама (компост) полигоннары ачачаклар. Хәзер җир кишәрлекләрен проектка кадәр әзерләү һәм рәсмиләштерү бара. Кабул ителгән карар шәһәр полигоннарына чыгарыла торган чүп-чар күләмен чиреккә киметергә ярдәм итәчәк.

Барлык яңалыклар