Ул өч ел эчендә 1,6 млн тонна калдык кабул итә алачак
Фото: Денис Гордийко
«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК директоры Евгений Чекашов сүзләренә караганда, полигонда фильтратны дегазацияләү һәм чистарту системалары, кошларны куркыту өчен җайланмалар урнаштырылачак. Объект нигезенә саклагыч пленка – гидроизоляция материалы түшәлгән. Ул калдыкларның туфракка эләгүен булдырмый.
«Восточный» полигонының икенче картасы Химия урамындагы полигонны алыштырачак, соңгысы инде тулган диярлек һәм ел ахырына чүп кабул итүне туктатачак. Казанда көн саен 1500-1800 тонна калдык формалаша. Чүп күләме арту шәһәр халкы саны арту һәм чүпнең морфологиясе үзгәрү белән аңлатыла.
Химия урамындагы полигонда эшләр барлык технологик таләпләрне үтәп башкарыла. Белгечләр калдыкларны «Дарсан-Н» реагенты белән эшкәртәләр, даими рәвештә һава пробаларын алалар. Исне нейтральләштерү өчен, калдыкларны туфрак белән күмәләр, быел әлеге максатлар өчен 400 тоннадан артык туфрак китертелгән.