Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2024, 13:09

«Восточный» полигонының икенче картасын июнь аенда ачу планлаштырыла

Ул өч ел эчендә 1,6 млн тонна калдык кабул итә алачак

Фото: Денис Гордийко

«Восточный» каты коммуналь калдыклар полигонының икенче картасын агымдагы елның икенче кварталы ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Өч ел эчендә ул 1,6 млн тонна чүп кабул итә алачак. Кичә объектта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин булдылар.

«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК директоры Евгений Чекашов сүзләренә караганда, полигонда фильтратны дегазацияләү һәм чистарту системалары, кошларны куркыту өчен җайланмалар урнаштырылачак. Объект нигезенә саклагыч пленка – гидроизоляция материалы түшәлгән. Ул калдыкларның туфракка эләгүен булдырмый.

«Восточный» полигонының икенче картасы Химия урамындагы полигонны алыштырачак, соңгысы инде тулган диярлек һәм ел ахырына чүп кабул итүне туктатачак. Казанда көн саен 1500-1800 тонна калдык формалаша. Чүп күләме арту шәһәр халкы саны арту һәм чүпнең морфологиясе үзгәрү белән аңлатыла.

Химия урамындагы полигонда эшләр барлык технологик таләпләрне үтәп башкарыла. Белгечләр калдыкларны «Дарсан-Н» реагенты белән эшкәртәләр, даими рәвештә һава пробаларын алалар. Исне нейтральләштерү өчен, калдыкларны туфрак белән күмәләр, быел әлеге максатлар өчен 400 тоннадан артык туфрак китертелгән.

Барлык яңалыклар