Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2022, 11:10

«Казаныш» икенче спорт форумы бөтен илдән 350 делегат җыя

Конференциядә 2021/2022-тренировкалар сезоны нәтиҗәләре буенча Казанның иң яхшы спортчыларын һәм спорт мәктәпләре хезмәткәрләрен бүләкләячәкләр.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август, Алсу Сафина). 12 нче августта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Казаныш» икенче спорт-гамәли конференциясе узачак. Анда катнашучылар спорт учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү турында фикер алышачак. Очрашуның тагын бер төп темасы – Казанның Физик культура һәм спорт комитеты, ТР Спорт министрлыгы һәм югары уку йортының уртак проектлары кысаларында фән һәм практика консолидациясе. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.

Конференция 350 дән артык делегатны берләштерәчәк. Болар – спорт мәктәпләренең җитәкчеләре һәм тренер-методик составы, ТР Спорт министрлыгы вәкилләре, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты укытучылары һәм фән эшлеклеләре, депутатлар, Мәгариф идарәсе белгечләре, мәгариф учреждениеләре педагоглары, төбәк спорт федерацияләре вәкилләре һәм башка чакырылган кунаклар.

Конференция программасында Россия һәм Татарстан спорт министрлыклары, федерацияләр җитәкчеләре һәм миллионлы шәһәрләрнең спорт тармагы вәкилләре катнашында пленар утырыш планлаштырылган. Катнашучылар эшләрен тематик секцияләрдә дәвам итәчәкләр – алар спорт учреждениеләренә нәтиҗәле менеджмент кертү, балаларның гармонияле үсеше, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.

Конференциядә 2021/2022-тренировкалар сезоны нәтиҗәләре буенча Казанның иң яхшы спортчыларын һәм спорт мәктәпләре хезмәткәрләрен бүләкләячәкләр. Шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре – Укучылар спартакиадасы һәм «Мәктәп лигасы» җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.08.2022
Видеорепортаж
08.08.2022 11:15
13 нче августта Казанда Физкультурачылар көнен бәйрәм итәчәкләр
Барлык яңалыклар