В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзелеш эшләрен җәй ахырына тәмамларга планлаштыралар
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль). Дәүләт һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Казанның икенче хосписы вакытыннан алда ачылачак – бина беренче пациентларны 2024 ел башында кабул итәчәк. Төзелеш эшләрен август ахырына тәмамларга планлаштыралар. Хәзер төзүчеләр кышкы бакча биналарын төзекләндерәләр, анда тәрбияләнүчеләр ял итәчәк.
Узган атнада икенче хосписны төзү өчен 1 млн 626 мең сумлык сертификат тапшырылды. «Ак чәчәкләр» гольф буенча икенче халыкара хәйрия турниры вакытында акча җыелды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, төзелеш тәмамланганнан соң икенче стационарда ким дигәндә 60 урынга өлкәннәр бүлеге ачылачак, кирәк булганда аны 200 урынга кадәр җәелдерергә мөмкин булачак. Хәзерге хосписта балалар бүлеген киңәйтү һәм тулы күләмдә ачу планлаштырыла.
Икенче хоспис нигездә хәйрия иганәләренә төзелә, бу эштә казанлылар да катнаша ала. Моның өчен теләсә нинди сумманы картага яки хоспис счетына күчерергә кирәк – реквизитлар фонд сайтында урнаштырылган.