В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы полициягә аноним рәвештә наркотиклар сату фактлары турында хәбәр итә ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). 18-нче октябрьдән 29-нчы октябрьгә кадәр Казанда «Үлем белән кайда сәүдә итәләре турында хәбәр ит» бөтенроссия оператив-профилактик акциясенең икенче этабы уза.
Наркотиклар сату яки аларны медицина максатларында кулланмау фактлары турында полициягә +7(843)291-48-21 (дежур часть), +7(843)291-20-02 (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны) яки 02 (020 кәрәзле телефон), 052 номерлары буенча хәбәр итәргә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Акциянең максаты – җәмәгатьчелекне наркоҗинаятьчелеккә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү.