В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны теркәү бүген 17:00 сәгатьтә башлана
Якшәмбе, 14 нче июльдә, «Калейдоскоп» паркында бу җәйге сезонда икенче тапкыр балалар барахолкасы узачак. Яшь казанлылар үз прилавкалары артына басып, әйберләрне сата яки алыштыра алачак.
Барахолкага балалар уенчыклары, китаплар һәм яхшы сыйфатлы киемнәр алып килергә мөмкин. Проект әйберләргә яңа тормыш, һәм балаларга ничек акча эшләгәннәрен аңлату мөмкинлеге бирәчәк.
Чара 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Парклар һәм скверлар дирекциясе аныклавы буенча, катнашучыларга өстәл һәм урындык тәкъдим ителәчәк.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү бүген, 17:00 сәгатьтә ачыла. Катнашучыларның максималь саны – 25 кеше.
Узган юлы балалар барахолкасы «Ак чәчәкләр» бульварында үтте. Мәйданчыкта балалар өчен финанс грамоталылыгы буенча викторина да уздырдылар.