Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). 31 нче июльдә Казанда автомобиль һәм велосипед шиннары җыю буенча икенче экологик акция узачак. Беренче чарада ике сәгать эчендә активистлар бер тонна икенчел чимал җыйдылар.
Җыелган шиннар эшкәртеләчәк һәм алардан баскетбол мәйданчыгы өчен резин плитәләр ясалачак. Ул Мәүлетов урамындагы 17а номерлы йорт ишегалдында барлыкка киләчәк, анда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре бара.
Акция якшәмбе көнне Мәүлетов урамы, 17а адресы буенча узачак. Спорт мәйданчыклары өчен материалны Теләче районындагы Татарстан заводы җитештерә, бу юлы да җыелган икенчел чималны шунда җибәрәчәкләр.
Акция «Экологично» проекты белән берлектә оештырылды. Шиннар физик затлардан гына кабул ителәчәк, дип хәбәр ителә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе каналында.