В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр сертификат хуҗасы үз пенсиясен формалаштыруга ана капиталы акчасын юллаган, ә аннары аларны башка максатлар өчен кире алган очракларга гына кагыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). 11-нче апрельдән федераль законнарга ана (гаилә) капиталын куллануга кагылышлы үзгәрешләр кертелде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр бары тик сертификат хуҗасының булачак тупланма пенсиясен формалаштыруга акча (акчаларның бер өлешен) юллаган һәм алга таба аларны башка максатлар өчен кире алган очракларга гына кагыла.
Акчаларны кире алуның төзәтелгән тәртибе нигезендә, әгәр сертификат хуҗасы аларны тупланма пенсия формалаштыруга җибәрү турындагы алдагы карарын үзгәртсә, аңа пенсия фондына гариза бирергә һәм 6 ай дәвамында әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем алуга яки инвалид балаларга социаль җайлаштыруга җибәрергә кирәк.
Әгәр күрсәтелгән вакытта гаилә вариантларның берсен дә сайламаган булса, законда срокны озайту каралган. Өстәвенә, вакытны бер тапкыр озайтырга мөмкин, тиешле гариза язып. Әгәр карар кабул ителмәсә, билгеләнгән сроктан соң 3 ай узгач, Россия Пенсия фонды пенсия тупланмалары акчаларын элек формалашкан шул ук Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә күчерәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 73 балалы гаиләләргә ярдәм итү федераль программасын гамәлгә ашыру вакытыннан алып, сертификатларның хуҗалары ана капиталын киләчәк тупланма пенсиягә җибәргәннәр, шуларның 2-се 2021 елда. Берсе элек кабул ителгән карардан баш тарткан һәм ана капиталы акчаларын Россия пенсия фондына кире кайтарган.
2007 елдан башлап Татарстанда ана гаилә капиталына барлыгы 328 мең 500 сертификат рәсмиләштерелгән.