Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2025, 10:07

Психологлар белән очрашу, тиз танышулар һәм Казан артистлары: Горки-Әмәт урманында «Зур гаилә пикнигы» узачак

Фестивальнең хедлайнерлары артистка BEKU, «TEDX» кавер-төркеме һәм DJ Bubblegum

Горки-Әмәт урманында 12 июльдә икенче тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланган «Зур гаилә пикнигы» шәһәр фестивале узачак. Кунаклар өчен мастер-класслар, психологлар белән очрашулар, белем бирү лекцияләре, «тиз очрашулар», маркет, шулай ук җирле артистлар катнашында концерт программасы әзерләнде. Фестивальнең хедлайнерлары – артистка BEKU, «TEDX» кавер-төркеме һәм DJ Bubblegum булачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Динар Сәйфуллин сөйләде.

Быел «Зур гаилә пикнигы» фестивале икенче тапкыр узачак һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланачак. 2024 елда анда 20 меңнән артык кеше булган. Фестиваль программасында дүрт төрле зона бар, алар арасында: «Активлыклар», «Лекторий», «Төп сәхнә» һәм «Маркет».

«Активлыклар» зонасында казанлыларны гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, балалар һәм яшүсмерләр өчен уен зоналары, шулай ук «Ышаныч» үзәге психологлары белән очрашулар көтә. Мәйданчыкта алар шәһәр халкына инде билгеле булган «Тыңлыйбыз» форматында узачак, аның кысаларында психолог белән янәшә утырырга һәм нәрсә борчыганы турында сөйләшергә мөмкин. Шулай ук фестивальдә балалар психологы белән сессияләр планлаштырылган, һәм беренче тапкыр «Аудио психолог» проекты гамәлгә ашырыла. Анда теләгән һәркем киеренкелекне бетерүгә ярдәм итә торган аудио аффирамцияләрне тыңлый алачак.

«Лекторий» белем бирү зонасында халык төрле лекцияләргә килә алачак. Мәсәлән, «Гаилә коммуникациясе: ишетергә һәм ишетелергә» дигән темага лекцияне «Белем» Россия җәмгыяте спикеры Маргарита Филатова-Сафронова үткәрә, ә «Ышаныч» үзәге педагог-психологы Гүзәл Хөснетдинова «Балаларга һәм өлкәннәргә борчуларны ничек җиңәргә» дигән темага сөйләячәк. «Татарстан Республикасының алдынгылар хәрәкәте» пиар-белгече Дания Заһидуллина 2025 елда балалар оешмаларының SMM һәм PR үсеше турында сөйләячәк.

Моннан тыш, «Лекторий» кысаларында тиз күрешүләр планлаштырылган. Керү юлында фестивальдә катнашучы үзенең икенче яртысын эзләүчеләр яшел беләзек алачак. Әгәр кешедә симпатия барлыкка килсә, алар шулай ук яшел беләзеге булган башка катнашучылар белән таныша алачак. «Егетләр һәм кызлар таныша, аралаша һәм киләчәктә, бәлки, үз гаиләләрен кора алачак», – дип өстәде Динар Сәйфуллин.

Фестивальнең төп сәхнәсендә Казан диджейлары, кавер-төркемнәр һәм балалар иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Барлык теләүчеләр өчен 14:00 сәгатьтә зумба үткәреләчәк, ә 15:00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре һәм призерлары катнашында концерт программасы башланачак. 17:00 дә сәхнәгә фестивальнең хедлайнерлары – «TEDX» кавер-төркеме чыгачак, артистка BEKU һәм DJ Bubblegum булачак.

Динар Сәйфуллин хәбәр иткәнчә, фестивальдә шулай ук маркет эшләячәк, анда Казанның 30 остасы һәм үзмәшгульләре үзләренең төрле эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Казанлылар балалар өчен йомшак уенчыклар да, бизәнү әйберләре дә, кием-салым да сатып ала алачак.

«Зур гаилә пикнигы» фестиваленә казанлыларны һәм шәһәрнең төрле яшьтәге кунакларын чакыралар. «Зур гаилә пикнигы» Горки-Әмәт урманында 13:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.07.2025
Видеорепортаж
07.07.2025 11:18
Горки-Әмәт урманында «Зур гаилә пикнигы» узачак
Барлык яңалыклар