Ярышларда бөтен илдән 56 спортчы катнашачак.
Фото: minsport.tatarstan.ru
Фехтование буенча Олимпия резервы спорт мәктәбендә узачак ярышларда Татарстан, Башкортостан, Санкт-Петербург, Курск өлкәсе, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Самара өлкәсе һәм Екатеринбургтан 56 спортчы катнашачак.
Беренчел тур 16-нчы октябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана, ярымфиналлар – 16.00 сәгатьтә. Турнир финалы 16.30 сәгатьтә, 15.45-17.00 сәгатьләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.