Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 64 команда катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 22-нче марттан 29-нчы мартка кадәр Казанда флорбол буенча «Алтын кәшәкә - 2021» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турниры узачак. Турнирда Россиянең 13 төбәгеннән 64 команда катнашачак.
Турнир ике сменада узачак. Беренче смена 22-нче марттан 25-нче мартка кадәр «Ак Барс» көрәш сараенда узачак, анда 10-11 яшьлек һәм 8-9 яшьлек малайлар һәм кызлар командалары уйнаячак. Турнирның икенче сменасы 26-нчы марттан 29-нчы мартка кадәр «Бустан» спорт комплексында узачак, җиңү өчен 12-13 яшьлек спортчылар, шулай ук 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар командалары көч сынашачак.
Татарстанны ярышларда флорбол буенча төбәк җыелма командасы тәкъдим итәчәк, аның составында төрле яшьтәге катнашучылар, шулай ук «Беркет», «Авентадор», «Барс» һәм «Алга» командалары булачак.
Турнирны ачу тантанасы 22-нче мартта 13.30 сәгатьтә «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Шул ук көнне Казанда 1-12 март көннәрендә узган ТР мәктәп флорбол лигасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.