Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2019, 10:49

Казанда Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зур гаилә фестивале белән билгеләп үтәчәкләр

А.С.Пушкин исемендәге Рус мәдәнияте һәм теле үзәгендә 12 гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак.

Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 25 елдан артык бергә яшәгән һәм зур абруй казанган 12 Казан гаилә парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Бүләкләнүчеләр арасында күп балалы гаиләләр һәм хезмәт династияләре вәкилләре булачак. Фестивальдә шулай ук «Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре» өченче бәйгесенә йомгак ясалачак.

8-нче июль көнне А.С.Пушкин исемендәге Рус мәдәнияте һәм теле үзәгендә бәйрәм концерт программасы, хәйрия ярминкәсе һәм балалар өчен бай күңел ачу программасы белән зур гаилә фестивале узачак, балаларны уен һәм иҗади мастер-класслар, тематик фотозона, аниматорлар һәм аквагрим көтә.

«Казан - бәхетле гаиләләр шәһәре» бәйгесе өч номинациядә үткәрелә - катнашучылар иң иҗади, иң интеллектуаль һәм спорт гаиләсе исеме өчен көрәшәчәк. Конкурс номинантлары һәм җиңүчеләре дипломнар, кыйммәтле призлар һәм бүләкләр алачак.

Конкурста бер һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм иҗтимагый-файдалы хезмәт яки иҗади эшчәнлектә актив катнашучы, шулай ук физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирүче гаиләләр катнаша ала. Катнашу өчен 2375992@bk.ru электрон адресына гаризалар кабул итү бүген тәмамлана.

Барлык яңалыклар