Турнирны «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы кабул итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). Казан кышкы триатлон буенча бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк. Ярышлар 16 нчы һәм 17 нче декабрьдә «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында узачак.
Һәрбер шәхси ярышта катнашучы алты сегментны үти: йөгерү, велоузыш, чаңгы ярышы һәм тагын бер тапкыр шул ук тәртипне кабатлый.
Чаңгы ярышының беренче сегменты тәмамланганнан соң, спортчыларга узыш сызыгы алдында чаңгыларын һәм таякларын салырга кирәк булачак. Транзит зонасында хәрәкәт итү бары тик шундый формада гына рөхсәт ителә. Кәрзиннән тыш ике пар аяк киеме була ала, алар түбәндәге сегментларда кулланылачак.
Шулай ук бу көннәрдә ТР триатлон буенча Балалар лигасы финалы узачак, дип хәбәр итә республика Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.