Анда илнең 10 төбәгеннән 135 яшь сикерүче катнашачак
18 – 21 март көннәрендә Казанда «Алтын Барс» суга сикерү буенча бөтенроссия ярышлары узачак. 8 дән алып 13 яшькә кадәрге балалар ярышачак. Татарстанны «Акватика» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм суга сикерү буенча республика җыелма командасы спортчылары тәкъдим итәчәк.
Турнирда Россиянең 10 төбәгеннән – Татарстан, Краснодар, Волгоград, Мәскәү, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән һәм Мәскәүдән 135 яшь сикерүче катнашачак.
Барлык спортчылар ил беренчелегендә, халыкара һәм бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар булып тора.
Катнашучылар арасында 1 һәм 3 м трамплиннан һәм каланчалардан (5м, 7м, 10м) индивидуаль һәм синхрон сикерүләрдә медальләр уйнатачаклар.
Ярышлар 9:00 сәгатьтә башлана. Ачылу тантанасы 18 мартта 15:00 сәгатьтә Сибгат Хәким урамы, 70 адресы буенча Су спорт төрләре сараенда узачак. Тамашачылар өчен керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында.
Ярышларны трансляцияләү Россия суга сикерү федерациясенең рәсми бергәлегендә алып барылачак ВКонтакте.