В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Мәскәү тимер юлында эшләр үткәрү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). 27 нче апрельгә кадәр Казан – Санкт-Петербург поездлары хәрәкәте графигы һәм маршруты үзгәрәчәк. Бу Мәскәү тимер юлында эшләр үткәрү белән бәйле.
Үзгәрешләр башка маршрутларга да кагылачак: Чебоксар – Санкт-Петербург, Ижевск – Мәскәү һәм Чебоксар – Мәскәү, дип хәбәр итә Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы матбугат хезмәте.
Ерак арага йөрүче поездлар расписаниесе турында турында өстәмә мәгълүматны «Россия тимер юллары» ААҖ клиентларга ярдәм итү үзәгендә +7(800)775-00-00 телефоны буенча (бушлай шалтырату), шулай ук компаниянең рәсми сайтында белергә мөмкин.