В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казан – Яшел Үзән участогында тимер юлны ремонтлау белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель). 14 нче апрельдән 5 нче июньгә кадәр кайбер шәһәр яны поездларының маршруты һәм хәрәкәт графигы үзгәрәчәк. Бу Казан – Яшел Үзән участогында тимер юлны ремонтлау белән бәйле.
Ике юнәлештә дә Казан һәм аэропорт, Зөя, Канаш, Паратск, Волжск, Албаба шәһәрләре арасында йөрүче поездлар хәрәкәте графигы үзгәрәчәк. Үзгәрешләр шулай ук Казан – Йошкар-Ола маршруты буенча йөрүче электричкаларга да кагылачак.
Шулай ук 19 нчы апрельдән 21 нче апрельгә кадәр һәм 29 нчы апрельдән 19 нчы майга кадәр 6001 нче номерлы Казан – Зөя һәм 6476 нчы номерлы Зөя – Арча поездларының йөрү ешлыгы үзгәрәчәк.
Шәһәр яны поездларының йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр турында тулырак мәгълүматны +7(800)775-00-00 һәм +7(937)625-04-33 телефоннары буенча белергә мөмкин. Шулай ук мәгълүмат «Россия тимер юллары» ААҖ яки «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе сайтларында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында тәкъдим ителгән.