Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2020, 15:45

21-нче номерлы Казан поликлиникасы табибларына пациентларның өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтү өчен яңа автомобиль бирелде

Табиблар көн саен 150-гә кадәр чакыру үти.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 21-нче номерлы Казан поликлиникасы табибларына «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсеннән пациентларның өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтү өчен «Лада» автомобиле тапшырылды. Табиблар пациентлар янына көн саен 150-гә кадәр чакыру үтиләр, ә поликлиника үзе шәһәрнең һәм якындагы бистәләрнең 95 меңнән артык кешесенә хезмәт күрсәтә.

Берничә көн машина волонтер үзәгендә кизү торды, ләкин табибларга йөкләнеш арту сәбәпле, аны медучреждениегә тапшыру карары кабул ителде, дип сөйләде «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

21-нче номерлы поликлиника - Казанда иң зурларның берсе. Бүгенге көндә поликлиникада биш автомобиль көненә уртача 150 чакыру үти, дип сөйләде дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Диана Тимеркаева. «Табиблар кабул итүләр үткәреп кенә калмый, коронавирус инфекциясе булу-булмауга анализлар да ала. Аларны лабораториягә максималь оператив рәвештә илтеп җиткерү бик мөһим», - дип өстәде ул.

Техник тикшерүдән соң яңа машина шунда ук чакырулар буенча чыкты. Тагын бер «Лада» берничә көн элек Казанның 10-нчы номерлы поликлиникасы табибларына тапшырылды, аңа шәһәрнең 92 мең кешесе беркетелгән.

Автомобильләр партиянең идарә, оештыру һәм сайлау алды чыгымнарын кыскарту нәтиҗәсендә экономияләнгән акчаларга сатып алынган. Катлаулы эпидимиологик хәл белән бәйле рәвештә яңа машиналар Россиянең барлык төбәкләренә дә бирелде, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.

Барлык яңалыклар