В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
11 нче марттан мөселманнар ураза тота башлаячак
Фото: Денис Гордийко
Кеше уразага ничек әзерләнә ала?
Ике атна алдан әзерләнә башласаң яхшы. Организм булачак сынауга әзер булырга тиеш, югыйсә бу аның өчен чын «шок терапиясе» булачак. Атнасына ике көн билгеле бер режим буенча ашарга. Әйтик, иртәнге ашны – ике сәгатькә соңрак, төшке ашны ике сәгатькә иртәрәк башларга мөмкин. Мондый тәҗрибә булса, тамак тиз генә ачмаячак. Күбрәк сыеклык эчәргә кирәк.
Авыз ачканнан соң артык күп ашау куркынычмы?
Әйткәнемчә, организмга зыян китермәс өчен, әкренләп ашарга кирәк. Әлбәттә, караңгы төшкәч, ризыкка ташланырга кирәкми. Бу иң зур хата булачак. Артык ашау аркасында ашказаны белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Күңел болгана, сару кайный, ашказанында авырлык барлыкка килә ала. Шуның аркасында төнлә йокысызлыктан интегүчеләр дә бар.
Провокацион сорау! Табиб буларак әйтәм, хәлегез начарлана икән, ураза тотарга ярамый. Тикшеренергә барырга һәм сәламәтлегегезне карарга кирәк. Башыгыз әйләнсә, мөгаен, шикәрегез төшкәндер. Уразаны берничә көнгә озайтыгыз һәм сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
Әгәр дә җиңелчә хәлсезлек барлыкка килсә, горизонталь ятып торыгыз. Мондый вакытта кан әйләнеше яхшыра. Шулай да эчеп яки ашап алсагыз яхшырак.
Сәламәтлеге аркасында ураза тоту кыен булган кешеләр аны башка вакытта да тота ала. Мәсәлән, кышка – көннәр кыска булган вакытка күчерергә мөмкин. Шул чакта пациентка җиңелрәк булачак.
Беренче типтагы шикәр диабеты булган кешеләргә ураза тоту катгый тыела, чөнки аларга препаратлар кулланырга кирәк. Алар даими ашарга тиеш, югыйсә тискәре йогынты булырга мөмкин.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче пациентлар белән дә шул ук хәл. Күптән түгел миокард инфаркты кичерүчеләргә бу аеруча кагыла. Аларга канны сыекландыра торган һәм башка дарулар да эчәргә кирәк, шуңа күрә даими ашау сорала.
Гипертония диагнозы куелган кешеләргә ураза тоту шулай ук киңәш ителми. Ураза вакытында организм нык сусызлана, бу исә тискәре нәтиҗәләргә китерә.
Ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә дә ураза тотарга ярамый. Ашказанында барлыкка килгән кислота җәрәхәткә тискәре тәэсир итә. Кан китәргә һәм башка тискәре йогынтысы булырга мөмкин.
Камилә Вилданова