В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Имезү буенча консультант Айгөл Хаҗиева туры эфирда катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). 28-нче июльдә Яр Чаллыдагы Республика клиник онкодиспансеры филиалының табиб-маммологы, имезү буенча консультант Айгөл Хаҗиева татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Ул имезү үзенчәлекләре, ана сөтенең бала иммунитетына йогынтысы һәм яшь әниләр өчен коронавирустан вакцинация сроклары турында сөйләячәк.
Туры эфир @stopcovid19 һәм @gv.kazan COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак. Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.