В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче тапкыр эшләр Вахитов районының бөтен территориясе буенча бер үк вакытта үткәрелә.
Фото: Денис Гордийко
Профилактик чаралар дүрт көн дәвамында үткәрелә. Дератизация эшкәртүне «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» МБУ һәм башка махсуслаштырылган хезмәтләр башкара.
«Татарстан Республикасы, Казанны да кертеп, бөер синдромлы геморрагик бизгәк кебек авыру буенча эндемик булып тора. Аны кимерүчеләр тарата. Әлеге авыру таралуга юл куймау һәм кимерүчеләр санын киметү өчен, бер бинада урнашкан барлык оешмаларда да системалы, бер үк вакытта профилактик чаралар үткәрергә кирәк», - дип билгеләп үтте «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» МБУ табиб-дезинфектологы Юлия Полянина.
Биналар һәм алар янәшәсендәге территорияләрнең торышы өчен милекчеләр һәм идарәче компанияләр җаваплы, алар кимерүчеләр барлыкка килүенә юл куймас өчен тиешле чаралар күрергә тиеш, мәсәлән, ояларны, ярыкларны капларга һ.б., дип ассызыклады белгеч. Һәр оешма дезинфекция эшчәнлеге белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган учреждение белән дератизация хезмәте күрсәтүгә килешү төзергә тиеш.
Эшкәртү дератизация чаралары (родентицидлар) ярдәмендә башкарыла, аларны кешеләр керә алмый торган урыннарда, махсус контейнерларда урнаштыралар. «Родентицидлар куркынычсыз, кирәкле рөхсәт документларына ия, инструкция нигезендә кулланыла, анда кирәкле санда препарат, аны урнаштыру урыны һ.б. языла», – дип аңлатты табиб-дезинфектолог.
Дератизация чараларын үткәргәннән соң, әлеге эшләрнең нәтиҗәлелеген билгеләү өчен, һичшиксез, җитештерү контроле гамәлгә ашырыла.
Уңай һава торышы башлану белән «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» МБУ, шәһәрнең Административ-техник инспекциясе идарәсе тарафыннан билгеләнгән муниципаль бирем нигезендә, ачык территорияләрне дератизацияләү һәм акарицидлы (талпанга каршы) эшкәртү буенча сезонлы эшләрне башларга планлаштыра. Аларның исемлеге Россия Кулланучылар күзәтечелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан раслана. Эшләр урманнарда, паркларда һәм скверларда, аерым алганда, Горки-Әмәт урманында, Горький исемендәге паркта, «Дубравная» паркында, «Казан» гаилә үзәге янында, зиратлар территориясендә, шәһәр поселокларының яшел зоналарында, шул исәптән Мирный, Борисково, Щербаково, Борисоглебск, Юдино, Залесный һәм башка территорияләрдә башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» муниципаль бюджет учреждениесенең яңа бинасында булган вакытта, Казан Мэры Илсур Метшин кимерүчеләрнең таралуына юл куймауның мөһимлегенә басым ясады. Очрашуда, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, бинадагы барлык учреждениеләрдә бер үк вакытта махсус эшкәртү уздыру кирәклеге турында да сүз барды.