Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.04.2022, 09:05

Казан үзәгендә дератизация эшләре башланды

Беренче тапкыр эшләр Вахитов районының бөтен территориясе буенча бер үк вакытта үткәрелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче апрель, Юлия Летникова). Казанның Вахитов районындагы оешма биналарында, торак йортларда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә дератизация буенча профилактик чаралар уза. Эшләр 19 нчы апрельдән 22 нче апрельгә кадәр дезинфекция эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар тарафыннан үткәрелә. Беренче көнне «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» МБУ хезмәткәрләре Казан шәһәренең Изге Гурий Казанский исемендәге православие гимназиясе бинасына, җәмәгать туклануы биналарының берсенә бардылар, шулай ук Т.Миңнуллин урамындагы 8а йортның подвалын эшкәрттеләр.

Профилактик чаралар дүрт көн дәвамында үткәрелә. Дератизация эшкәртүне «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» МБУ һәм башка махсуслаштырылган хезмәтләр башкара.

«Татарстан Республикасы, Казанны да кертеп, бөер синдромлы геморрагик бизгәк кебек авыру буенча эндемик булып тора. Аны кимерүчеләр тарата. Әлеге авыру таралуга юл куймау һәм кимерүчеләр санын киметү өчен, бер бинада урнашкан барлык оешмаларда да системалы, бер үк вакытта профилактик чаралар үткәрергә кирәк», - дип билгеләп үтте «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» МБУ табиб-дезинфектологы Юлия Полянина.

Биналар һәм алар янәшәсендәге территорияләрнең торышы өчен милекчеләр һәм идарәче компанияләр җаваплы, алар кимерүчеләр барлыкка килүенә юл куймас өчен тиешле чаралар күрергә тиеш, мәсәлән, ояларны, ярыкларны капларга һ.б., дип ассызыклады белгеч. Һәр оешма дезинфекция эшчәнлеге белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган учреждение белән дератизация хезмәте күрсәтүгә килешү төзергә тиеш.

Эшкәртү дератизация чаралары (родентицидлар) ярдәмендә башкарыла, аларны кешеләр керә алмый торган урыннарда, махсус контейнерларда урнаштыралар. «Родентицидлар куркынычсыз, кирәкле рөхсәт документларына ия, инструкция нигезендә кулланыла, анда кирәкле санда препарат, аны урнаштыру урыны һ.б. языла», – дип аңлатты табиб-дезинфектолог.

Дератизация чараларын үткәргәннән соң, әлеге эшләрнең нәтиҗәлелеген билгеләү өчен, һичшиксез, җитештерү контроле гамәлгә ашырыла.

Уңай һава торышы башлану белән «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» МБУ, шәһәрнең Административ-техник инспекциясе идарәсе тарафыннан билгеләнгән муниципаль бирем нигезендә, ачык территорияләрне дератизацияләү һәм акарицидлы (талпанга каршы) эшкәртү буенча сезонлы эшләрне башларга планлаштыра. Аларның исемлеге Россия Кулланучылар күзәтечелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан раслана. Эшләр урманнарда, паркларда һәм скверларда, аерым алганда, Горки-Әмәт урманында, Горький исемендәге паркта, «Дубравная» паркында, «Казан» гаилә үзәге янында, зиратлар территориясендә, шәһәр поселокларының яшел зоналарында, шул исәптән Мирный, Борисково, Щербаково, Борисоглебск, Юдино, Залесный һәм башка территорияләрдә башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә «Казан шәһәренең дезинфекция станциясе» муниципаль бюджет учреждениесенең яңа бинасында булган вакытта, Казан Мэры Илсур Метшин кимерүчеләрнең таралуына юл куймауның мөһимлегенә басым ясады. Очрашуда, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, бинадагы барлык учреждениеләрдә бер үк вакытта махсус эшкәртү уздыру кирәклеге турында да сүз барды.

Фоторепортаж
Казанда дератизация чаралары уздырыла
Барлык яңалыклар