В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трахикарпус табигатьтә 19 метр биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин
Фото: Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте
Казан зооботаника бакчасында тарихи вакыйга булган – биш ел эчендә беренче тапкыр оранжереяда 180 еллык трахикарпус чәчәк аткан. Пальма гаиләсеннән булган биек агач Һималайда, Кытайда һәм Япониядә үсә.
Табигатьтә үсемлекнең биеклеге 19 метрга җитә, ә өй шартларында 2,5 метрга кадәр үсә. Трахикарпусның чәчәкләре сары хуш исле була. Гадәттә чәчәк ату чоры май аена туры килә, ә өй шартларында ул бөтенләй чәчәк атмый.
Трахикарпус, салкыннарга чыдамлыгы һәм -10 градуска кадәр түзә алуы белән аерылып торса да, бик нәзберек үсемлек булып тора. Агач дымлылыкны һәм яктылыкны аеруча ярата. Су артык таләп ителми – өч көнгә бер тапкыр сипсәң дә ярый.
Шулай ук бу язда зооботаника бакчасында умырзая, лалә, келәнчел һәм башка берьеллыклар чәчәк аткан. Зооботаника бакчасының тарихи өлешендәге оранжереяда барлыгы 4371 данә үсемлек бар, шуларның 12 төре Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китапларына кертелгән. Күптән түгел парк 13 яңа таксон белән тулыланды, дип хәбәр иттеләр Зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.