15 яшьлек кыз Республика балалар клиник хастаханәсенә авыруның бишенче стадиясендә керә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Татарстан башкаласында беренче тапкыр балага донор бөерен күчереп утырттылар. Трансплантация буенча операцияне Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары командасы үткәрде. Орган күчереп утырту унбиш яшьлек кызның гомерен саклап калган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, узган ел Республика балалар клиник хастаханәсенә бишенче стадиядәге хроник бөер авыруы белән авыручы пациент килгән. Бала озак вакыт бөер алмаштыру терапиясе ала, бу очракта орган трансплантациясен башкару өчен күрсәтмәләр ачыклана.
Табиблар командасы Республика балалар клиник хастаханәсе базасында балага бөер трансплантациясе үткәрергә карар итә. Диагностика һәм медикаментоз терапияне үз эченә алган әзерлек этабыннан соң, пациентка донор органын күчереп утырталар. Операция дүрт сәгатькә якын дәвам итә. Шуннан соң кыз реанимация бүлегендә табиблар күзәтүе астында була.