В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инклюзив яңа ел программасы кысаларында шулай ук экскурсияләр, фильмнар күрсәтү һәм рус ишарәләр теле буенча мастер-класслар әзерләгәннәр
Яңа ел каникулларында Казан паркларында берничә инклюзив вакыйга узачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен экскурсияләр, мастер-класслар һәм кино күрсәтүләр планлаштырылган. Эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова инклюзив күңел ачу программасы турында сөйләде.
Серов һәм Юлиус Фучик урамнарындагы бульварларда чыршы ачылышы рус ишарәләр теленә тәрҗемә (РИТ) һәм тифлоачыкламалар белән узачак.
«Казан» гаилә үзәгендә 4 гыйнварда күрү сәләте бозылган кешеләр өчен экскурсия үткәреләчәк, анда катнашучылар бина турында күбрәк беләчәк. Соңыннан аларны тифлоачыкламалы кыска метражлы фильмнар күрсәтү көтә. Ә 6 гыйнварда биредә үк РИТ буенча кереш дәресләрдә саңгыраулар берлеге вәкилләре теләгән һәркемне ишарәләр телендә аралашуның база күнекмәләренә өйрәтәчәк.
8 гыйнварда «Казан» гаилә үзәгендә физик үсеш үзенчәлекләре булган өлкәннәр өчен бию буенча мастер-класс узачак. Дәресләрне парклар һәм скверлар дирекциясе moñ театр мәйданчыгы, биюче Илдар Алекбаев һәм аудиорәссам Регина Рокитянская белән берлектә оештыра.
Серов урамындагы һәм «Ак чәчәкләр» бульварларындагы павильоннарда 6 һәм 11 гыйнварда менталь үзенчәлекләре булган балалар, шулай ук күрү сәләте бозылган өлкәннәр өчен мастер-класслар узачак. Регина Рокитянская җитәкчелегендә катнашучылар музыка ясап караячак.
Моннан тыш, инклюзив программа кысаларында беренче тапкыр «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча дәресләрнең берсен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштыралар. Ә «Ак чәчәкләр» бульвары остаханәсендә агач һәм күн эше буенча яңа ел мастер-класслары узачак, анда катнашучылар үз куллары белән яңа ел фонаре һәм «Чыршы» брелоклары җыелмасы ясаячаклар.