Электричкалар 1 февральдә хәрәкәт итә башлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). 1 февральдән өч шәһәр яны поезды хәрәкәте яңартыла:
6001 номерлы Казан – Зөя поезды (Казан станциясеннән 08.15 сәгатьтә китә, Зөя станциясенә 09.25 сәгатьтә килеп җитә);
6437 номерлы Арча – Казан поезды (Арча станциясеннән 17.00 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 18.50 сәгатьтә килеп җитә);
6476 номерлы Зөя – Арча поезды (Зөя станциясеннән 11.12 сәгатьтә китә, Арча станциясенә 13.40 сәгатьтә килеп җитә)
Шәһәр яны поездлары җәдвәлен тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша, “Содружество” АҖ сайтында, “Пригород” мобиль кушымтасында белергә мөмкин.