Поездлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк.
Фото: Марат Мугинов
6440-нчы номерлы Казан - Сосновка электр поезды Казан станциясеннән 13.25 сәгатьтә китәчәк, Сосновка станциясенә 16.51 сәгатьтә киләчәк.
6431-нче номерлы Сосновка - Казан шәһәр яны поезды Сосновка станциясеннән 17.25 сәгатьтә китәчәк һәм ТР башкаласына 21.01 сәгатьтә киләчәк, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Дүрт вагоннан торган поездлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек әйләнәсе +7(937)625-04-33 телефоны аша, сайтта, шулай ук «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.