Чистай урамындагы 26 катлы йортның төзелеш мәйданчыгында куркынычсызлык таләпләрен бозу очраклары ачыкланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Казанда төзелеш мәйданчыкларында эш урыннарында куркынычсызлык таләпләрен бозу очракларын ачыклау буенча тикшерүләр яңадан торгызылды. Шундый тикшерүләрнең берсе барышында Хезмәтне саклау буенча координация советы Чистай урамындагы 26 катлы йортның төзелеш мәйданчыгында таләпләрне бозу очракларын ачыклады.
Төзелеш мәйданнарын тикшерү Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин йөкләмәсе буенча үткәрелә. Төп максат - төзелеш техникасын, бигрәк тә каланча краннарын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау.
Координация советы әгъзалары Чистай урамындагы 26 катлы күпфатирлы торак йорт төзелеше алып барыла торган мәйданчыкта булдылар. Тикшерү барышында белгечләр эш урыннарында хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын ачыклады һәм подрядчыга аларны кичекмәстән бетерергә куштылар.
Эш бирүчеләр дә, предприятие хезмәткәрләре дә хезмәтне саклау таләпләренә һәм нормаларына буйсынырга тиеш, дип ассызыкладылар икътисади үсеш комитетында. Шулай итеп, эш бирүчеләр норматив-хокукый актларга туры килә торган хезмәт шартларын булдырырга һәм хезмәтне саклау өлкәсендә законнарның үтәлүен тәэмин итәргә, ә хезмәткәрләр – әлеге предприятиедә кабул ителгән законнарны һәм инструкцияләрне үтәргә тиеш.