Электричкалар 20-нче майдан йөри башлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Бүгенге көннән башлап Казаннан Волжск, Зөя һәм Арчага шәһәр яны поездларының хәрәкәте яңадан гамәлгә керде.
6327-нче номерлы Казан-Албаба поездының маршруты кыскарачак һәм Зөягә кадәр барачак. Татарстан башкаласыннан кузгалу 18.37 сәгатькә, Зөягә килү 19.53 сәгатькә планлаштырыла.
6325-нче номерлы Казан - Волжск поезды 17.21 сәгатьтә кузгалачак, 18.57 сәгатькә килеп җитәчәк.
6359-нчы номерлы Казан-Зөя поезды 19.29 сәгатьтә кузгалып, 20.42 сәгатьтә килеп җитәчәк.
6432-нче номерлы Казан-Арча поезды 10.32 сәгатьтә узгалып, 12.10 сәгатькә килеп җитәчәк.
Шулай ук 21-нче майдан 6304-нче номерлы Зөя-Казан (6.11 сәгатьтә кузгалып, 7.28 сәгатькә барып җитәчәк) һәм 6302-нче номерлы Зөя-Казан (5.19 сәгатьтә кузгалып, 6.35 сәгатьтә килеп җитәчәк) шәһәр яны поездлары да хәрәкәт итүләрен дәвам итәчәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайтта һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.