В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очу озынлыгы 2,5 сәгать тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казан белән Омск арасында авиарейслар яңартыла. Татарстанлылар 2,5 сәгать эчендә Себернең иң эре шәһәрләренең берсенә барып җитә алачак.
Казаннан Омск шәһәренә атнага өч тапкыр очып китәргә мөмкин: дүшәмбе көннәрендә 23.00 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көннәрендә 15.00 сәгатьтә һәм якшәмбе көннәрендә 00.10 сәгатьтә, кире юнәлештә самолетлар сишәмбе көннәрендә 05.20 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көннәрендә 23.00 сәгатьтә һәм якшәмбе көннәрендә җирле вакыт белән 06.40 сәгатьтә очачак, дип хәбәр итә "Казан" халыкара аэропорты матбугат хезмәте.
Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин, мәгълүматны сайтта күзәтеп торырга мөмкин.