В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Участокта тизлек чикләве саклана – 70 км/сәг
Фото: avtodor-tr.ru
Татарстанда М12 трассасы буенча барлык төр автотранспорт хәрәкәте тулысынча торгызылды.
«Мәскәүдән 684 км дан 766 км га кадәр М12 буенча хәрәкәтне ачабыз. Трассада хәрәкәт тулысынча торгызылды. Тизлек чикләве саклана – 70 км/сәг. Мәгълүмат таблоларындагы киңәшләрне үтәвегезне сорыйбыз», – дип хәбәр иттеләр «Автодор»ның матбугат хезмәтендә.
Күптән түгел KZN.RU порталы 19 нчы гыйнварда, көчле буран һәм М12 трассасында күрү начарлану сәбәпле, Татарстанда транспортның барлык төрләре өчен хәрәкәт чикләүләре кертелүен җиткергән иде.