Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2024, 16:29

«Апуш» студиясе тәрбияләнүчеләре «Мәкәрҗәдә театр» дигән яңа спектакль тәкъдим итәчәк

Спектакль Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең татар пьесалары мотивлары буенча иҗат ителгән

Фото: Денис Гордийко

«Апуш» татар балалар студиясе «Мәкәрҗәдә театр» дигән яңа спектакль әзерләгән. Спектакльдә яшь актерлар «Нәрсә ул театр?» дигән сорауга җавап эзләячәкләр. Премьераны 21 нче февральдә – Халыкара туган тел көнендә тәкъдим итәчәкләр.

Спектакль ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең пьесаларына нигезләнгән. Куелышта Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында шөгыльләнүче «Апуш» студиясе шәкертләре катнаша.

Спектакльнең режиссерлары – ТРның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә музыканы Зөлфия Вәлиева һәм Нияз Вәлиев язган, соңгысы шулай ук музыкаль бизәлеш һәм аранжировка өчен җаваплы булган. Сценограф, рәссам – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев, ә яктылык буенча рәссам – Тәлгать Латыйпов.

Премьерага яшь артистларны студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме педагоглары Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, педагог-хореограф Сергей Александров, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләгән. Бу хакта тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр иттеләр.

Күптән түгел «Чулпан» мәдәни үзәгендә ачылган «Апуш» студиясе тәрбияләнүчеләре «Авыл эте Акбай» мюзиклын тәкъдим иттеләр. Татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакль дуслык, тугрылык, хәйләкәрлек һәм хыянәт темаларын күтәрә. Җанлы музыкаль бизәлеш премьераның төп үзенчәлеге булып тора.

Барлык яңалыклар

«Апуш» студиясе тәрбияләнүчеләре «Мәкәрҗәдә театр» дигән яңа спектакль тәкъдим итәчәк

Фото: Денис Гордийко

«Апуш» татар балалар студиясе «Мәкәрҗәдә театр» дигән яңа спектакль әзерләгән. Спектакльдә яшь актерлар «Нәрсә ул театр?» дигән сорауга җавап эзләячәкләр. Премьераны 21 нче февральдә – Халыкара туган тел көнендә тәкъдим итәчәкләр.

Тема буенча материаллар:

«Апуш» студиясенең «Әбүгалисина» мюзиклы «Беренче театр» бөтенроссия театр иҗаты фестивалендә иң яхшысы дип танылды