Матвей Занин параллель борысларда күнегүләр эшләгәндә иң яхшы дип табылды
«Үзәк» ФСБ тәрбияләнүчесе Матвей Занин спорт гимнастикасы буенча Белоруссиянең ачык Кубогында берничә медаль алды. Ярышларда Россия, Белоруссия һәм Үзбәкстаннан 100 дән артык кеше катнашты.
Казан спортчысы параллель борысларда күнегүләрне барысыннан да яхшырак башкарып, беренче урынны алды. Аркылы борыслардагы элементлар өчен Матвей Занин бронза медальгә лаек булды, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.
Халыкара турнир 28-30 августта Могилевта узды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан спортчысы Юлия Сохацкая җиңел атлетика буенча Россия Кубогында җиде төр бәйгедә җиңү яулады. Җәйнең төп турнирларының берсе 7-9 июльдә Чабаксарда узды.