В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Татарстан башкаласында 311 балалар бакчасы, мәктәпкәчә яшьтәге бүлекләр белән 9 мәктәп, 166 муниципаль мәктәп эшли.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар, Алена Мирошниченко). Узган ел Казанда 2 яңа мәктәп үз ишекләрен ачты, «Демография» милли проекты буенча 9 балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 311 балалар бакчасы, мәктәпкәчә яшьтәге бүлек белән 9 мәктәп, 166 муниципаль мәктәп, 48 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтә белем бирү инфраструктурасын үстерү 2021 елда төп бурыч булып калачак. Бу хакта хисап барышында Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.
Казанда 224 меңнән артык бала яши, шуларның 148 меңе мәктәпләрдә укый, ә 75 меңе балалар бакчаларына йөри.
Шәһәрдә шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен учреждениеләр челтәре үсеш ала. Инклюзия режимында 39 база мәктәбе һәм 26 балалар бакчасы эшли. Җиде мәктәптә үзенчәлекле балалар өчен өстәмә сыйныфлар бар.
Казанда милли мәгариф учреждениеләре челтәре сакланган, ул татар телендә белем бирүче 37 мәктәпне үз эченә ала, дип билгеләп үтте И.Ризванов. Шәһәрдә билингваль белем бирү үсә. Татар телендә тәрбия бирүче 83 балалар бакчасында һәм 327 мәктәпкәчә учреждениеләренең татар төркемнәрендә балаларның 62%-ы татар телендә тәрбия һәм укыту белән шөгыльләнә. 2020 елда республиканың иң яхшы билингваль мәктәпкәчә учреждениеләре дип Казанның 67, 72, 136-нчы номерлы балалар бакчалары танылды. 38 бакча полилингваль белем бирү программалары буенча эшли.
Уку елы башыннан алып 70 мең кече сыйныф укучысы өчен бушлай туклану оештырылган. 5-нче сыйныфтын 11-нче сыйныфка кадәр льготачылар элеккечә түләүсез туклана. Өченче чиректән мәктәп ашханәләренә көн саен әти-әниләр килә, алар туклануны оештыруны бәялиләр һәм менюдан ашамлыкларны тәмләп карыйлар. Ата-аналарның күпчелеге мәктәп туклануы белән канәгать, дип билгеләп үтте И.Ризванов. Рөстәм Гафаров ата-аналар контроле һәр көнне барлык мәктәпләрдә дә гамәлгә ашырылсын өчен бу процессны дөрес итеп оештырырга кушты.