Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.09.2018, 14:06

Казан шәһәр Думасы депутатлары коррупциягә каршы тору һәм профилактика мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Коррупцияне кисәтү һәм киметүнең төп нәтиҗәләрнең берсе – хезмәтләрне электрон формада күрсәтү.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Бүген Казан шәһәр Думасының законлылык, хокук саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия депутатлары коррупциягә каршы тору һәм профилактика мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, шәһәрдә коррупциягә каршы планлы, системалы эш оештырылган.

Бүгенге көндә теге яки бу хокук бозу белән очрашкан гражданнарга тиз арада уңайлы формада мөрәҗәгать итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәсәлән, җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары оештырылган. Башкарма комитет ишекләре янында зарлар һәм тәкъдимнәр өчен почта ящигы тора. Казан Мэриясенең рәсми порталында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә “Казан коррупциягә каршы. Ришвәтче турында хәбәр ит” электрон сервисы эшли. Мөрәҗәгатьләр игътибар белән тикшерелә, кирәк булганда, тикшерүләр оештырыла, чаралар күрелә.

Моннан кала, мәктәпләрдә һәм шәһәрнең җәмәгать урыннарында коррупциягә каршы пропагандага, җәмгыяттә коррупция кхренешләренә түземсезлек формалаштыруга юнәлдерелгән эшләр оештырылган.

Башкарма комитетның коррупция фактларын киметү һәм кисәтү эшчәнлегенең нәтиҗәләренең берсе, депутатлар фикеренчә, муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтүгә күчү тора.

Бүгенге көндә шәһәр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә “Электрон чират” сервисы өстендә эшли. Ул шәһәрлеләргә кабул итүгә теркәлү терминалы һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга мөмкинлек бирәчәк.

ТКХ өлкәсендә эшчәнлекне үтә күренмәле итү һәм контроль нәтиҗәлелеген арттыру өчен “Ачык Казан” системасы кертелде.

Фикер алышуда катрашучылар игътибар иткәнчә, бу торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатына йогынты ясау мөмкинлеге булып тора.

Депутатлар муниципаль хезмәтләр системасын яңарту буенча планлаштырылган чараларны дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.

Утырышка нәтиҗә чыгарып, анда катнашучылар билгеләп үткәнчә, хакимият органнарына коррупция факторларын киметү буенча алга таба да хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, муниципаль берәмлек башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Киям Беляев, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Мищихин, шәһәр прокурорының өлкән киңәшчесе Ольга Малых, шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

Барлык яңалыклар