Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2020, 12:20

Авторлык хокукы һәм кинобизнес мәсьәләләре турында «Кино вакыты» форумының мастер-классларында фикер алышачаклар

Якындагы интенсивлар 17-19-нчы декабрь көннәренә планлаштырылган.

Фото: «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Казанда «Кино вакыты» X форумы старт алды. Чара кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» төбәкара премиясе кысаларында уздырыла.

18-нче ноябрьдә узган беренче интенсив кино җитештерүдә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләренә юридик ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Мастер-класста кинопроцесс инфраструктурасында актерның роле турында фикер алышынды, хокукый документларга, прокат эшчәнлегенә, актерлык визиткаларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Спикерлар буларак кинопремия дирекциясе әгъзалары, чакырылган юрисконсульт һәм кино белгече чыгыш ясады, тыңлаучылар Казан театр училищесы студентлары булды. Чара «Алтын тәлинкә» кинопремиясе каталогыннан фильмнар күрсәтү һәм актерлык эшләрен анализлау белән тәмамланды.

Форумның киләсе мастер-класслары 17-19-нчы декабрьдә берләштерелгән офлайн-һәм онлайн-форматта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында узачак. Авторлык хокукы, прокат таныклыгы, кинобизнес һәм копродукция мәсьәләләре кузгатылачак, фестивальләргә күзәтү тәкъдим ителәчәк. Сылтама буенча узып, мастер-классларга теркәлергә һәм алар турында тулырак белергә мөмкин.

Форум программасында шулай ук кино күрсәтүләр, кинематографистлар белән йомгаклау очрашуы һәм кинематографиясе өлкәсендә «Алтын тәлинкә» II Төбәкара премиянең тамашачылар рейтингы җиңүчесен бүләкләү планлаштырылган. Кинопремия партнеры җиңүче өчен авторлык призлы тәлинкәсен әзерләячәк. Лауреат тамашачылар тавышларының күпчелеге белән билгеләнәчәк. «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү» турындагы президент грантлары фондының грант юнәлеше буенча регламенты нигезендә акчалата бүләкне 35 яшькә кадәрге яшь категориясендә җиңүче проект катнашучысы алачак. Бүләкләү тантанасы декабрь ахырына планлаштырылган. Үткәрү датасы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып үзгәртелергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Кино вакыты» дирекциясендә.

Исегезгә төшерәбез, кинопремиядә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Регламент нигезендә, Россиядә беренче тапкыр 2019 елның 1-нче гыйнварыннан 2020 елның 31-нче декабренә кадәр күрсәтелгән үзебезнең кинофильмнар катнаша. Гаризаны рәсми сайтта бирергә кирәк. Шунда ук регламент белән дә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар