Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2019, 14:47

«Том Сойер Феста» волонтерлары мәдәни мирас объектларын торгызуда катнаша алачак

Казан волонтерлары фестиваль кысаларында барлыгы 2 объектны төзекләндерәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Татарстан мәдәни мирас объектларын торгызуга волонтерларны җәлеп итү буенча сынау мәйданчыгы булачак. Инде быелдан ук «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында Казан волонтерлары мәдәни мирас объектлары булган йортларның фасадларын төзекләндерүгә кушылачак.

Казан волонтерлары фестиваль кысаларында барлыгы 2 объектны төзекләндерәчәк. Бу - Волков урамы буенча 42-нче номерлы йорт, ул республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Биредә 1910-1943 елларда химик Алексей Богородский яшәгән.

Фестивальнең икенче «катнашучысы» - Фатыйх Кәрим урармы, 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йорты. Бу муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты, агач шәһәр архитектурасы үрнәге, аны декоратив бизәүдә татар халык архитектурасы мотивлары һәм модерн элементлары кулланылган. Бина XIX гасыр ахырында төзелгән, анда Казанның бишенче полиция бүлеге табибы Николай Беркутов яшәгән.

Волонтерларны һәйкәлләрне торгызуга җәлеп итү узган елда кабул ителгән федераль законнарга төзәтмәләр ярдәмендә булдырылды. Әлеге яңалык йортларның тарихи йөзен торгызу өчен бөтен ил буенча 30-дан артык шәһәрне колачлаган «Том Сойер Фест» өчен аеруча актуаль булып чыкты, дип билгеләп үтә фестивальнең матбугат хезмәте.

Казанда фестиваль июнь аенда традицион ишегалды бәйрәменнән башланачак. Һәр йортны төзекләндерүгә ай ярым вакыт кирәк булыр дип көтелә.

«Том Сойер Фест» волонтерлык проектында катнашу өчен сылтама буенча язылырга кирәк.

Барлык яңалыклар