Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2025, 17:34

«Том Сойер Феста» волонтерлары Большая урамындагы 65 нче йортны төзекләндерәчәк

Эшләр май-июньдә башланачак

Май-июньдә «Том Сойер Феста»ның юбилейлы унынчы сезоны башлана. Волонтерларның планнарында Адмиралтейство Бистәсенең Большая урамындагы 65 нче йортны төзекләндерү, дип хәбәр итте KZN.RU хәбәрчесенә хәрәкәт координаторы Анастасия Гыйззәтова.

Активистларга ярдәм сорап битараф булмаган халык мөрәҗәгать итте. Элек бина Бишбалта бистәсендәге юкка чыккан мәчет мулласыныкы булган. Кыш көне үк реставрацияләүчеләр белән волонтерлар эшкә әзерләнә башлады: остаханәдә кирәкле бизәкле элементлар эшләнде. Шулай ук хәрәкәт активистлары йортның төсен яңартачак.

Бүген хәрәкәт Волков урамындагы үз штаб-остаханәсен төзәтүне дәвам итә. Элек монда торак фатир урнашкан булган, ул авария хәлендәге торактан кешеләрне күчергәннән соң 20 елга якын буш торган. 2023 елда Казан мэриясе бинаны түләүсез нигездә тапшырды.

Иреклеләр төзекләндерә торган башка объектлар турында соңрак билгеле булачак, хәзер кергән гаризаларга анализ бара, дип билгеләде Анастасия Гыйззәтова.

Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Феста» хәрәкәте Казанда 2016 елда барлыкка килде. Бу вакыт эчендә активистлар 16 йортны, музей чатырын, Идел тукталышын яңарттылар, шулай ук «Казан йөзлекләре» скверын булдырдылар. Ел саен «Том Сойер Феста» хәрәкәтендә 200дән артык кеше катнаша. Теләге булган һәркем волонтер була ала. Моның өчен төркемдәге яңалыкларны күзәтергә кирәк.
Барлык яңалыклар