Акция 24 апрельдән 9 майга кадәр узачак
Бүген Казанда «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе старт ала. 9 майга кадәр волонтерлык корпусыннан волонтерлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бауман, Кремль урамнарында, Ирек мәйданында, шулай ук Г.Камал исемендәге театрның иске бинасы янында 100 мең тасма таратачак.
Шулай ук Казанга кергән юлда «М» хәрефе акция кысаларында кара-кызгылт сары төсләргә – хәрби дан символы төсе – белән бизәләчәк, ә «Урам» экстрим-паркында активистлар озын георгий тасмасын җәелдерәчәк, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Оештыручылар Казан халкын һәм кунакларын акциядә катнашырга һәм буыннарның дәвамчанлыгына ярдәм итәргә чакыра.
Акцияне уздыру турында тулырак мәгълүматны +79520377644 телефоны аша белергә була.